Безнең районда

Республикада өченче

Ашханә хезмәткәрләре арасында Казанда узган һөнәри осталык конкурсында безнең район вәкилләре өченче урынга лаек булдылар. Республикакүләм бәйгедә үзәк ашханә хезмәткәрләре Эльмира Галимова, Антонина Горбачева һәм ашханә директоры Мәмүрә Гафиевалар катнашты. Конкурс ике көн дәвам иткән. Пешекчеләргә татар халык ашларын әзерләп, аларны тәкъдим итәргә кирәк булган. Конкурста республика районнарыннан һәм махсус...

Ашханә хезмәткәрләре арасында Казанда узган һөнәри осталык конкурсында безнең район вәкилләре өченче урынга лаек булдылар.


Республикакүләм бәйгедә үзәк ашханә хезмәткәрләре Эльмира Галимова, Антонина Горбачева һәм ашханә директоры Мәмүрә Гафиевалар катнашты.

Конкурс ике көн дәвам иткән. Пешекчеләргә татар халык ашларын әзерләп, аларны тәкъдим итәргә кирәк булган.

Конкурста республика районнарыннан һәм махсус уку йортларыннан финалга узган 15 команда көч сынашкан. Безнекеләр, алда язылганча, өченче урында.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырганнар. Котлыйбыз!

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән һөнәри осталык конкурсы Ашханә хезмәткәрләре

Нет комментариев