Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мөмкинлекләре чикле чирмешәнлеләр инвалидлар оешмасында очрашты

Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз инвалидлар декадасы кысаларында, район инвалидлар җәмгыятендә очрашты.

“Сезгә яхшылык нурлары бүләк итәбез” дип аталган чара барышында физик мөмкинлекләре чикле төрле яшьтәге кешеләр чәй табынында фикер алыштылар. Бер-берсе белән якыннан таныштылар, үзләренең шөгыльләре турында сөйләделәр, музыка тыңлап ял иттеләр. Инвалидлар оешмасы вәкилләре очрашу истәлеге итеп һәр кунакка сувенир бүләк итте.

Кунакларга туган як тарихы музеена экскурсия аеруча ошады. Кайберәүләр биредә беренче тапкыр гына, алар һәр экспонатны кызыксынып карады, экскурсоводның сөйләгәнен бирелеп тыңлады. Монда инде күп тапкырлар булганнары да яңалык тапты.

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Хәйдәр Хафизовның музейга беренче килүе, шуңа да ул авыл тормышына бәйле экспонатларның һәрберсен җентекләп карап, истәлекләрен яңартты.

Безнең интернатта әле бер еллап кына яшәүче Руслан Маннапов рәсем ясарга ярата, үзенең иҗат җимешләрен район инвалидлар җәмгыятенә дә бүләк итте.

-Рәсемнәрне үзем уйлап та, фотолардан карап та ясыйм. Бүген дә фотолар төшердем. Музейда күргәннәремне дә альбом битенә ясарга ниятлим, - диде Руслан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев