Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Метеорит утын бездә дә күргәннәр

15нче февраль көнне иртәнге сигездән соң Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частенә Урманасты Үтәмеш авылы янындагы урманда нәрсәдер януы хакында хәбәр килә. Шул ук вакытларда участок уполномоченные И. Җиһаншинның кесә телефонына бер танышы шалтыратып, Урманасты Үтәмеш авылы янында күктән яна торган объект төшкәнлеген һәм шартлавын әйтә. Әлеге вакыйга урынына,...

15нче февраль көнне иртәнге сигездән соң Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частенә Урманасты Үтәмеш авылы янындагы урманда нәрсәдер януы хакында хәбәр килә. Шул ук вакытларда участок уполномоченные И. Җиһаншинның кесә телефонына бер танышы шалтыратып, Урманасты Үтәмеш авылы янында күктән яна торган объект төшкәнлеген һәм шартлавын әйтә.


Әлеге вакыйга урынына, бүлек җитәкчесе Фаяс Минһаҗев җитәкчелегендә, оператив төркем чыга. Соңыннан, шаһитлар сүзләреннән мәгълүм булганча, иртәнге 7 сәгать 15-20 минутларда авыл өстендә койрыклы, утлы шар пәйда була һәм үзеннән соң ак болыт рәвешендә эз калдыра. Өстән аска таба хәрәкәт итүче объект Урманасты Үтәмеш авылы янындагы урманга төшә, шулай күренә. Күрүчеләр әйтүенчә, ул төшкән вакытта көчле шартлау булган. Аннан берничә секунд эчендә тынлык урнашып, күренеш томан рәвешендәрәк кала. Әлеге хәлләр нәтиҗәсендә ниндидер җимерелүләр юк, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Объект төшкән дип фаразланучы урынны эзләп, полиция хезмәткәрләре һәм аучылар урманны аэрочаналарга утырып карап чыга. Әмма андый, "шикле" урын табылмый. Муниципальара бүлек хезмәткәрләре утны күргән егермеләп шаһитны да барлаган. Берәү метеорит утларын 5 секундлап кесә телефонына да төшереп ала.
Югары Чегодайдан Салават Сайбатталов әлеге вакыйганы үзе күзәткән.

"Мин иртән 7 сәгать 20 минутларда Иске Үтәмешкә барырга дип чыктым. Шулвакыт Чирмешәннең "Татнефтепродукт" ягулык салу станциясе ягыннан ниндидер ут чыгып, безнең авыллар ягыннан узып, Лениногорск районының Ормышлы авылы уңаендарак юнәлештә җиргә төште. Бу хәл мизгелләр эчендә булды, сәер объектның тизлеге зур иде. Ут җиргә төшкәч анда бер ун минутлар кызыл офык торды. Әүвәл без таксист егет белән самолет төшкәндер дип уйладык. Җиргә ниндидер метеорит төшүе хакында төш вакытында телевизордан ишетеп кенә белдем. Утны бездән башка да күрүчеләр булган икән",- ди ул.

Чиләбедә аеруча зур зыян салган метеорит ташының-күк җисеменең кыйпылчыкларын эзләү дәвам итә. Шөкер, ул безнең район аша узып кына китте. Хәер, анысы да вакыйга. Тукай әйтмешли:

Күктә ни булмас дисең -
Очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Менә сиңа мә