Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Татарстан флагы көнен билгеләп үттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында районның мәдәният оешмаларында, авыл мәдәният йортларында чаралар уза.

Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфия Закирова патриотик дәрес үткәрде. Чарада катнашкан 1 нче Чирмешән мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән республика флагын ясадылар. Алар викторинада катнашып, ТР флагы турында белемнәрен күрсәттеләр. Яшь кунакларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде.

Бәйрәм көнне мемориаль үзәк хезмәткәрләре "Татарстан Республикасы триколоры" темасына акциясе үткәрделәр. Аның барышында музей хезмәткәрләре чирмешәнлеләргә Татарстан флагы төсендәге ленталар тараттылар һәм флагның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт флагы көнендә “Татарстан флагы – безнең горурлыгыбыз” акциясе белән район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Биредә яшәүчеләргә бәйрәмнең асылы, флагның төсләре нәрсә аңлатуын сөйләделәр. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга республика флагы төсләреннән ясалган брошкалар бүләк итте.

1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслый. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия, ул бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Флагның һәр төсе мәгънәгә ия: яшел төс – яңарышны, ак төс - татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулыкны, ә кызыл төс халыкның яшәү энергиясен һәм көчен гәүдәләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев