Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә 80ләп укучыга мәктәп сумкасы тапшырдылар

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясен район үзәгендә бәйрәм итеп оештырдылар. Бу көнне 80ләп укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды.

Гомумән, киләсе уку елында райондагы күп балалы, аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган 250дән күбрәк бала шундый ярдәм алачак.

Быел районда 124 укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Яңа уку елында мәктәпләрдә 1705 укучы белем алачак.

Район җитәкчелеге чарада катнашып, укучыларны, ата-аналарны тәбрикләде һәм 1 нче сыйныфка баручы 20 сабыйга рюкзаклар тапшырды.

Нефть кампанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре акциягә кушылып, күпме балага шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иске Котыштан биш бала әнисе Оксана Разина бәйрәмгә беренче сыйныфка баручы кызы Виктория белән килгән, аңа уку кирәк-яраклары тутырылган портфель бирделәр. Быел Разиннар өч балаларын мәктәпкә җыялар, икесе әле бәләкәйләр. –Бу безгә бик зур ярдәм, рәхмәт иганәчеләргә, шулай ук безнең өчен матур бәйрәм  оештыручыларга, – диде Оксана Разина.

Лагеркадан Наталья Васильева чарага өч баласы белән килгән. Аларның 9, 5, 2 нче сыйныфларга баручы балалары да рюкзаклы булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев