Чирмешән районында йөзләгән гаилә район газетасына ташламалы бәядән язылган
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, район газетасына әлегә 400 заказ карточкасы тутырылган. Монда Югары Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Бәркәтә элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренең өлеше зур.
Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе хезмәт күрсәтә торган биш авылда (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр, Туймәт, Кара Чишмә) бүген 210 гаилә район газетасын алдыра.
– Газета-журналларга ташламалы бәядән яздыру декадасы барышында, һәрвакыттагы кебек, заказ карточкалары күп тутырыла. Инде 129 данә “Безнең Чирмешән” газетасына яздырдык, – диде Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе начальнигы Резеда Сафина. – Хат ташучыларыбыз тәҗрибәле, бик яхшы эшлиләр, заказларны йорттан-йортка кереп җыялар.
Ивашкино элемтә бүлекчәсе “Наш Черемшан” газетасына яздыру планын 50 процентка үтәгән. Алар 115 данә район газетасына заказга өметләнәләр.
Күтәмә элемтә бүлек-чәсе декада вакытында 42 данә район газетасына заказ карточкасы тутырырга өлгергән.
– Бүген күтәмәлеләр 70 данә “Наш Черемшан” газетасы алдыра, – диде элемтә бүлекчәсе
начальнигы, үзе үк хат ташучы да Анна Волкова. – Авылыбызда 5–6 төрле басма алдыручылар да бар. Әйтик, Мария Семайкина, Елена Тихоновалар киләсе елның беренче яртысына әллә ничә газета-журналга заказ тутырдылар.
Бәркәтә элемтә бүлекчәсендә дә газета-журналларга язылу яхшы оештырылган. Киләсе яртыеллыкта алдыру өчен 35 данә район газетасына квитанция тутырганнар. Хәзер авылда 73 гаилә “Безнең Чирмешән” газетасын алдыра. Хат ташучы Фирая Мусина өйләрдә, оешмаларда булып, халыкны матбугат басмаларына яздыра. Наҗия Мостафина, Рәкыйбә Миргалимова, Әминә Абдуллиналар бу авылның иң актив укучылары, алар ел саен 3–5 төрле басма алдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев