Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында йөзләгән гаилә район газетасына ташламалы бәядән язылган

Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, район газетасына әлегә, 307 заказ карточкасы тутырылган. Монда Югары Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Бәркәтә элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренең өлеше зур.

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе хезмәт күрсәтүче биш авылда (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр, Туймәт, Кара Чишмә) бүген 270 гаилә район газетасы алдыра.

- Газета-журналларга ташламалы бәядән яздыру декадасы барышында, һәрвакыттагы кебек, заказ карточкалары күп тутырыла. Инде 70 данә “Безнең Чирмешән” газетасына яздырдык, - диде Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе начальнигы Резеда Сафина. – Хат ташучыларыбыз тәҗрибәле, бик яхшы эшлиләр, заказларны йорттан-йортка кереп җыялар.

Ивашкино элемтә бүлекчәсе “Наш Черемшан” газетасына яздыру планын 25 процентка үтәгән. Алар 115 данә район газетасына заказга өметләнәләр.

Күтәмә элемтә бүлекчәсе декада вакытында 30 данә район газетасына заказ карточкасы тутырырга өлгергән.

- Бүгенге көндә күтәмәлеләр 70 данә “Наш Черемшан” газетасы алдыра, - диде элемтә бүлекчәсе начальнигы, үзе үк хат ташучы да Анна Волкова. – Авылыбызда 5-6 төрле басма алдыручылар да бар. Әйтик, Мария Семайкина, Елена Тихоновалар киләсе елның беренче яртысына әллә ничә газета-журналга заказ тутырдылар.

Бәркәдә элемтә бүлекчәсендә дә газета-журналларга язылу яхшы оештырылган. Киләсе яртыеллыкта алдыру өчен 25 данә район газетасына квитанция тутырганнар. Бүген бу авылда 73 гаилә “Безнең Чирмешән” газетасын алдыра. Хат ташучы Фирая Мусина өйләрдә, оешмаларда булып, халыкны матбугат басмаларына яздыра. Наҗия Мостафина, Рәкыйбә Миргалимова, Әминә Абдуллиналар бу авылның иң актив укучылары, алар ел саен 3-5 төрле басма алдыра.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев