Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре сугышчыларга бавырсак пешергәннәр

Районның “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәген социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга 30 йомыркалык бавырсак пешергәннәр.

Әлеге изге эш социаль хезмәткәрләр Лилия Хөснуллина (Югары Кәминкә) һәм Әлфирә Кәлимуллина (Чирмешән) тәкъдиме белән тормышка ашырылган. Аларның бу идеяләрен үзләре карамагындагы әбиләр дә куәтләгән, кайсы йомырка, кайсы бал, кайсы бавырсак тутырыр өчен савытлар биргән.

Эшнең башында - бавырсак пешерү остасы Әлфирә, ә башкалар аңа булышканнар. Туган як һәм күңел җылысы салып әзерләнгән татлы ризык гуманитар ярдәм белән сугышчы егетләребезгә барып җитәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев