Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кунакларын корнхол уенында да сынадылар

Инвалидлар декадасы кысаларында узган районара ярышларда физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар спорт уеннарында осталыкларын күрсәттеләр. Чара район инвалидлар җәмгыяте оешуның 10 еллыгына багышланды.

Ярышка килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде. Чараны ачу тантанасында бәйге иганәчеләренең берсе - “Татойлгаз”ның цех начальнигы Ленар Абдуллин катнашты. Бәйрәм чыгымнарын “Иделойл” җәмгыяте нефтьчеләре дә күтәрешкән, кайбер чирмешәнлеләр дә ярдәм иткән.

Ярышларда җиде командадан 68 кеше биш спорт төре буенча көч сынашты. Бәйгегә район оешмалары командалары гына түгел, күрше Әлмәт, Нурлат һәм Самара өлкәсе Шентала районнарыннан да килгәннәр. Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты үзе бер команда булып чыгыш ясады. Чирмешән аграр техникумында җайлаштырылган һөнәри белем бирү программасы буенча аш-су осталарына укучы егетләр һәм кызлар да сынатмады. Шулай ук Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныфларында укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр.

Уеннарда Нурлат командасы җиңүче булды, Чирмешән инвалидлар оешмасы – икенче, шенталылылар – өченче.

Катнашучылар кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартуда көчләрен сынадылар, джакколо, корнхол уеннарында ярыштылар.

-Мондый бәйгегә без гел киләбез. Биредә бик җылы кабул итәләр, очрашуларның дустанә шартларда узуы аеруча ошый, - диде Шенталадан килгән бер кунагыбыз.

“Чирмешән” универсал спорт залында узган чарада кунаклар физик мөмкинлекләре чикле Айгөл Нуретдинова (Иске Кади) һәм Айгөл  Вәлиуллина  (Утыз Имән) рәсемнәреннән торган күргәзмә белән дә таныштылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев