Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең әби-бабайлары интернетта утырыр

Чирмешәндә компьютерны белүче пенсионерларыбыз тагын артачак. 1 июньнән унбишләп олы кеше Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында үтүче дәресләргә йөри башлады. Курсларны "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" "Интернет - озак яшәү" программасы кысаларында оештырган. Олылар өчен өч атналык укулар бушлай. Әби-бабайлар бу курсларда компьютерны кабызып-сүндерә белүдән башлап, интернетка керү, электрон...

Чирмешәндә компьютерны белүче пенсионерларыбыз тагын артачак. 1 июньнән унбишләп олы кеше Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында үтүче дәресләргә йөри башлады.

Курсларны "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" "Интернет - озак яшәү" программасы кысаларында оештырган. Олылар өчен өч атналык укулар бушлай. Әби-бабайлар бу курсларда компьютерны кабызып-сүндерә белүдән башлап, интернетка керү, электрон хатлар уку һәм язу ише катлаулырак биремнәр өйрәнәчәк. Билгеле инде, андый пенсионерлар коммуналь түләүләр өчен чиратта басып гомер уздырмастыр, чөнки аларны курсларда түләүләрне электрон юл белән күчерергә дә өйрәтәчәкләр. Өлкәннәр хәтта табибка чиратка да өйдән генә интернет аша языла алачак бит. Курсларда тырышып укысалар, әлбәттә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Интернет