Чирмешән терлекләре саф һавага чыкты
Быел шәхси хуҗалыкларның терлекләре апрель ахырында ук көтүгә чыкты.
Чирмешәннең Амур ягында 40лап баш терлекне көтәргә көтүче яллаганнар, мал хуҗалары бер баш терлек өчен аена 1200 сум түлиләр.
-Район үзәгенең төньягында шәхси хуҗалыклар быел да малларын электр көтүчегә “тапшырдылар”. Казанка һәм Түбән Чегодай авыллары малларын да электр көтүче саклый, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Безнең авыл җирлегендә барлыгы 257 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев