Чирмешән районының Кызыл Чишмә авылыннан 86 яшьлек Нурҗамал Мөхәррәмова өч төрле газета алдыра
2021 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу тәмамланды. Кайберәүләр заказларны соңгы көннәргә калдырса, газета-журналлар укырга яратучылар аңа подписка башлану белән үк квитанция тутыралар.
Кызыл Чишмә авылында гомер итүче 86 яшьлек Нурҗамал әби Мөхәррәмова һәр яртыеллыкта өчәр басма алдыра. Ул “Безнең Чирмешән”, “Ирек мәйданы”, “Ватаным Татарстан” газеталарын яратып укый.
Утыз Имәннән Илдар Минвәлиевлар 7-8 төрле басма алдыралар. Авылның хат ташучысы Зөлфия Мортазина үзе дә газета укырга ярата, шуңа бишәр басмага языла. Пенсионерлар арасында да матбугат басмаларын күпләп алдыручылар бар. Вахит Мәгъсумовларга – 6-7, Гомәр Кашаповларга – 5-6, Сәлихҗан Абзаловларга 3-4 газета-журнал килә.
Иске Котыш авылында да вакытлы матбугатны көтеп алучы гаиләләр шактый. Николай Семаев, Нина Борисовалар ел саен 3-4 төрле басмага язылалар.
Түбән Кәминкә авылының хат ташучысы Сәгадәт Мостафина газета-журналларга яздыру декадасы хакында авылдашларына алдан ук әйтеп куя һәм күпчелек шул вакытта квитанция тутыра. Әйтик, Ләйсән Низамова 6-7 төрле басмага языла, араларында балалар өчен газета-журналлар да бар. Кәримә Шакировалар 4-5 төрле газета-журнал укыйлар.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев