Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең дә ике җирлек Советы бар. Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре башлыклары Марс Шәйхетдинов һәм Александр Митяев яңа машиналы булдылар. Аларга “Нива” автомобиле ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бу көнне республика башлыгы смотр-конкурста җиңүчеләргә барысы 93 автомобиль һәм 17 урынлы җиде микроавтобус ачкычларын бирде.
Нет комментариев