Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Безнең районда

Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Район балалар сәнгать мәктәбенә төзүчеләр килде. Биредә капиталь ремонт башлана. Төзүчеләр сүтү (демонтаж) эшләренә кереште.

-Бинада барачак эшләр өстәмә белем алуга хилафлык китерми, - ди мәктәп директоры Наталья Иляева. - Дәресләр уздыру өчен Яшьләр үзәгендә, район мәдәният йортында һәм 1 нче Чирмешән урта мәктәбендә кабинетлар сөйләштек. Балалар бу уку елы ахырына кадәр шул формада укыячак.

Өстәмә белем бирүче белем йортында төзелеш эшләрен 1 сентябрьгә кадәр тәмамлап, яңа уку елын төзекләндергән мәктәптә башлап җибәрергә планлыйлар.

-Күләмле, кирәкле бу эшкә 15 ел элек төзелгән уку йортында республика программасы буенча, ТР Мәдәният министрлыгы аша керештек, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. –Ремонттан соң мәктәптә шартлар тагын да яхшырыр.

Төзүчеләр демонтаж эшләрен өченче каттан башлады. Аны яңа профнастил белән ябачаклар. Бина эчке яктан тулысынча яңартылачак: ишек-тәрәзәләр алмаштырыла, яңа электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре ясала, җылылык үткәргечләре яңартыла, стена, түшәм, идәннәр дә башка төс алырга тиеш. Бер үк вакытта түбәне дә сүтәргә тотыналар.

фото: архив


Нет комментариев