Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
Безнең районда

Бәркәтәдә стела ясамакчылар

Бәркәтә авыл җирлегендә үзсалым акчаларына быел башкарырга планлаган эшләр тәмамланып килә.

-Төп эшләрнең берсе - авылдагы зиратларны тәртипсез үскән агачлардан чистарту, - диде авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. – Моңа проект-смета документлары ясалган, көннәр бераз суыткач, эшчеләр яллап, агачларны кисеп, яндырырга планлыйбыз. Үткән елда да үзсалым акчаларына анда байтак эш башкарылды. Быел чистарту эшләре төгәлләнергә тиеш. Үзсалым акчаларының күп өлеше шунда тотылачак. Киләсе елда, халык белән килешеп, җыелачак средстволарга авыл башында стела ясау нияте бар.

Моннан кала, быел Шушма елгасы аша, авыл Сабан туе уза торган урынга чыгу өчен басма ясалган. Җирлек тракторын карап тору, авыл урамнарын чистартуга һәм урам яктырткычлары урнаштыруга да үзсалым акчалары тотыла.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев