Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Президентка – теләкләр

Күптән түгел илебездә зур вакыйга булды - Президент сайладык. Яңа җитәкче килгәч, һәрвакыт ниндидер уңай үзгәрешләргә өмет итәбез. Бүген, Аллага шөкер, тормышыбыз зарланырлык түгел. Балачагыбыз авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килде. Безнең буын вәкилләре ачлыкның нәрсә икәнен яхшы белә. Ә хәзер пенсияне вакытында китереп бирәләр, ул гел артып...

Күптән түгел илебездә зур вакыйга булды - Президент сайладык.


Яңа җитәкче килгәч, һәрвакыт ниндидер уңай үзгәрешләргә өмет итәбез. Бүген, Аллага шөкер, тормышыбыз зарланырлык түгел. Балачагыбыз авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килде. Безнең буын вәкилләре ачлыкның нәрсә икәнен яхшы белә. Ә хәзер пенсияне вакытында китереп бирәләр, ул гел артып тора.

Әмма тормышлар тулаем яхшы якка үзгәрсә дә, яшьләргә авыр. Ил җитәкчесе яшьләргә карата сәясәтне үзгәртсен, аларга ярдәм кулы сузсыннар иде. Бүген эш табу - зур проблема, аеруча авыл җирендә.

Хуҗалыкларда эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы алалмыйлар. Авыл хуҗалыгына мөнәсәбәт тә канәгатьләнерлек түгел. Владимир Путин бу өлкәгә дә игътибарны арттырыр дип өметләнәбез.

Һәм, иң мөһиме, илебездә киләчәктә дә тынычлык, тотрыклылык булыр дип өметләнәбез.

Саимә Моратова.
Кара Чишмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Президент сайладык.

2
X