Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Эфирда – Кармыш авылы”

Советлар Союзы Герое Бари Гали улы Габдрахмановның 100 еллык юбилее һәм Җиңү көне уңаеннан, аның туган авылы Кармышка шушы ук авылда туып үскән, Түбән Камада яшәүче Ильяс Бикбаев оештырган радиоэкспедиция килде. Радиоэкспедициянең бурычы - Татарстанның Буа, Тәтеш, Апас, Казан, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән шәһәр һәм район үзәкләрендә тукталып, радиосөючеләр дулкынында...

Советлар Союзы Герое Бари Гали улы Габдрахмановның 100 еллык юбилее һәм Җиңү көне уңаеннан, аның туган авылы Кармышка шушы ук авылда туып үскән, Түбән Камада яшәүче Ильяс Бикбаев оештырган радиоэкспедиция килде.


Радиоэкспедициянең бурычы - Татарстанның Буа, Тәтеш, Апас, Казан, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән шәһәр һәм район үзәкләрендә тукталып, радиосөючеләр дулкынында Бари Габдрахмановның батырлыгы турында радиоэфирдан Россия һәм якын чит ил халкына хәбәр җиткерү иде. Махсус радиопозывнойны - РП 67 БГ (Россия Победа 67 Бари Габдрахманов) Ильяс Бикбаев Мәскәүдән, Бари Габдрахмановның батырлыклары турында язып, аңа 100 яшь тулу уңаеннан сорап алды, килештерде.

Радиостанция Кармыш авылыннан Россиянең берничә йөз шәһәре һәм районы белән радиоэлемтәгә чыкты, Бари Габдрахмановның батырлыгы турында хәбәр тапшырды.

Фатыйма Габдуллина.
Кармыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кармыш авылы Бари Гали улы Габдрахмановның 100 еллык юбилее