Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәннән Илшат Латыйпов Мәскәүдән Президент һәм Кыш бабай бүләкләре алып кайткан

Мин Чирмешән лицееның 7 сыйныфында укыйм, тагын сәнгать мәктәбенә аккордеон бүлегенә дә йөрим. Декабрь аенда анда миңа яхшы хәбәр ирештерделәр: Мәскәү шәһәрендә узачак Президент чыршысына барачакмын икән... Мәскәүдә бик ошады. Анда баргач, безне беренче көнне үк экскурсиягә алып киттеләр. "Кеше музее"нда операцияләрне ничек ясаганнарын күрсәттеләр. Без "Измайлово" кунакханәседә яшәдек. Егерменче...

Мин Чирмешән лицееның 7 сыйныфында укыйм, тагын сәнгать мәктәбенә аккордеон бүлегенә дә йөрим. Декабрь аенда анда миңа яхшы хәбәр ирештерделәр: Мәскәү шәһәрендә узачак Президент чыршысына барачакмын икән...

Мәскәүдә бик ошады. Анда баргач, безне беренче көнне үк экскурсиягә алып киттеләр. "Кеше музее"нда операцияләрне ничек ясаганнарын күрсәттеләр.

Без "Измайлово" кунакханәседә яшәдек. Егерменче каттан илебез башкаласына гаҗәеп манзара ачыла, Мәскәүне шуннан да күзәттек. Икенче көнне барыбызны да Кремльгә, Чыршы бәйрәменә алып бардылар. Анда искиткеч матур иде. Балаларга Яңа ел темасына спектакль күрсәттеләр. Аннан соң берсен - Президенттан, икенчесен - Кыш бабайдан күчтәнәчләр бирделәр.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Мәскәү бик матур иде. Шуларны күрергә мөмкинлек биргән өчен, сәнгать мәктәбенә һәм укытучыларыма бик зур рәхмәт.

Илшат Латыйпов,

Чирмешән лицееның 7 сыйныф укучысы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар алып кайткан бүләкләре Кыш бабай Президент Илшат Латыйпов Мәскәү