Өйрәнү авыр булса, эшләве җиңел
"Күтәмә" 73нче янгын частенең аерым посты коллективы күптән түгел үткәрелгән өйрәнүләр вакытында "яхшы" билгесе алды. Өйрәнүләр "Нурлатнефть" НГДУсы ЦДНГ - 3 "Котыш" ДНС -1 базасында үткәрелде. Янгынчыларга 200 куб. метр сыешлы резервуардагы утны сүндерү бурычы куела. Бу эшкә биш берәмлек техника җәлеп ителде. Хезмәткәрләрнең бердәм булып эш итүе нәтиҗәсендә шартлы...
"Күтәмә" 73нче янгын частенең аерым посты коллективы күптән түгел үткәрелгән өйрәнүләр вакытында "яхшы" билгесе алды.
Өйрәнүләр "Нурлатнефть" НГДУсы ЦДНГ - 3 "Котыш" ДНС -1 базасында үткәрелде. Янгынчыларга 200 куб. метр сыешлы резервуардагы утны сүндерү бурычы куела. Бу эшкә биш берәмлек техника җәлеп ителде. Хезмәткәрләрнең бердәм булып эш итүе нәтиҗәсендә шартлы янгын зурга җибәрелмәде.
Рейдлар дәвам итә
73нче янгын часте карамагындагы объектларда узган айда башланган рейдлар
ноябрьдә дә дәвам итә.
Янгын-техник комиссияләр һәм "Нурлатнефть" НГДУсы хезмәтләре белән бергә тышкы технологик җайланмаларның, нефть продуктлары һәм янучан газларны саклау резервуарларының, шулай ук вагон-өйчекләрнең янгынга каршы торышы тикшерелә. Бу кечкенә генә кимчелекләрне вакытында күреп алып бетерергә һәм янгыннарга юл куймаска ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев