Хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә район 300 мең сум акча бирә
Быел районнан 26 ир-егет контракт буенча хезмәткә киткән. РФ Оборона министрлыгы белән әле октябрь аенда гына килешү төзегән ике якташыбызга да матди ярдәм күрсәтелгән.
- Район башлыгы Рамил Айбатов белән килешеп, егетләргә өстәмә ярдәм итәргә булдык. Махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт килешүе төзегән райондашларыбызның исәп-хисап счетына 300әр мең сум акча күчерелә, - диде район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Татьяна Рунова.
Бүген тагын ике кеше килешү буенча хезмәткә китү өчен документлар туплый.
Запастагы гражданнарның контракт буенча хезмәт итү яше арткан: хәрби дәрәҗәләренә карап - 18 яшьтән 65 яшькә кадәр (солдатлар, сержантлар - 18 яшьтән 60 яшькә кадәр, офицерлар, өлкән офицерлар - 65 яшькә кадәр). Контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләү югары. Махсус хәрби операциядә катнашу өчен беренче тапкыр контракт төзегән гражданинның исәп-хисап счетына дәүләттән 195 мең сум акча күчерелә һәм ай саен 204 мең сумнан башлап хак түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев