Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Кадида каз үстерүче осталар күп

Иске Кади авылында яшәүче Зөлфирә һәм Илшат Сафиннарның каз үстерүдә тәҗрибәләре зур, инде 14 ел, җәй айларында, алар янында казлар тавышы тынмый.

Сафиннар аларны  йортларыннан ерак җибәрми, махсус урында асрыйлар. Быел сатып алган 116 бәпкәнең барысы да каз булган, хуҗабикә аларны йолкып, түшкәләрнең күп өлешен саткан да.

-Быел каз өмәләре озаккарак сузылды, беренчеләрен октябрь ахырында суйдык, декабрьгә эшкәртеп бетердек, - диде Зөлфирә. – Көн саен диярлек 3-5 түшкәне әзерләдек. Төп булышчым 6 сыйныфта укучы кызыбыз Илсинә. Әлегә кадәр казларны өйдә йолкысам, быел мунчага янкорма итеп, казлар эшкәртү өчен махсус бүлмә ясадык. Бик җайлы, эш күпкә җиңеләйде.

Каз үстерүчеләрнең аларны урнаштыруда проблемалары юк, үз клиентлары бар. Алдан заказ биреп, 8-10 түшкә алып китүчеләр дә байтак. Эч-башларын иң беренче алып бетерәләр. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләр дә заказ буенча китеп бетә.

Сафиннар май аенда бер айлык, линда токымлы, каз бәпкәләре сатып алганнар. Кошларны 5-6 ай симертәләр. Аларга азык әзерләү өчен махсус мич ясаганнар, бөртек, бәрәңге, чөгендер, кабакны бергә кушып, 100 литрлы савытта пешерәләр. Бер көнгә шул кадәр азык китә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев