Чирмешәнне урап уза торган юлда быелга планлаштырылган ремонт эшләре тәмамланмыйча, анда керергә ярамый. Биредә шул хакта юл билгесе тора.
Юлчылар эшләрен тәмамлагач, “объезднойга” керүне тыючы юл билгеләре алыныр, шуннан соң автомобильләр шома юлдан җилдерә алачак. Әлегә юл ябык, тыючы юл билгесе астына керүчеләргә штраф салына.
Нет комментариев