Чирмешәндә буран көтелә
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә 6 декабрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда төнлә һәм көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көчле кар явачак, буранлаячак, күз күреме 500-1000 м булыр дип фаразлана. Көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчәючән җил көтелә. Республика юлларында кар көртләре. http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/05/130832/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев