Корбан бәйрәме белән!
Бәйрәмнәр

Корбан бәйрәме белән!

31 июльдә - Корбан бәйрәме. Бу көнне мөселман кардәшләребез пакъланып, чистарынып мәчетләребезгә гает намазына җыелачак.

- Районыбыз мәхәлләләрендә бәйрәм чаралары иртәнге биштә башлана - әүвәл Коръән укыла, 5.30да - намаз, сәгать 6да - гает хөтбәсе. Бу хакта мәхәлләләр белән шулай килештек. Мәчетләргә тәкбир әйтеп киләбез, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. -Коронавирус чире белән бәйле, саклык чараларын онытмау зарур. Мәчеткә битлек, пирчәткә киеп киләсе һәм анда социаль дистанция саклау мөһим. Үзең белән намазлык алып килү сорала. Кайбер авылларда бәйрәм намазын укуны ачык һавада, урамда оештырмакчылар, монысын исә һәр мәхәллә үзе хәл итә. Намаздан соң корбаннарыбыз чалына.

фото: архив 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев