Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабай махсус операция хәрбиләре балаларын Яңа ел белән котлады

Әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны Яңа ел алдыннан Кыш бабай белән Кар кызы өйләренә барып котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Магданованың дүрт баласы, инде оныгы да бар. Ире контракт буенча махсус хәрби операция зонасында.

-Аның белән телефоннан көн дә диярлек аралашып торабыз. Балалар  әтиләрен сагыналар. Аларны шулай сөендергәнегез өчен зур рәхмәт, - диде якташыбыз.

Кыш бабай белән Кары кызы һәм аларны озатып йөрүче Беренчеләр хәрәкәте активистлары Чирмешәндәге Кирилл белән Аня Макаровларны да бәйрәм белән котлап бүләк биреп чыктылар. Башка сабыйлар да өлешсез калмады. Әлеге акцияне район мәгариф бүлеге оештырды.

Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары республика Яңа ел чыршысына да бардылар, аларны район башлыгы Чыршысында да кунак иттеләр. Кызганыч, әлеге бәйрәмнәрдә, төрле сәбәпләр аркасында, барысы да катнаша алмады, шуңа да Кыш бабай аларның өйләренә үзе килде, республика Рәисе, район башлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән бүләкләр таратты.

Гомумән, быел район мәгариф бүлеге 1213 бүләк сатып алган. Район үзәгендә һәм авыллардагы мәктәпләр укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре узды. Башлангыч сыйныф укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларга яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев