Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы делегациясе Самара Сабан туенда катнашты

Самара шәһәренең Гагарин исемендәге паркында узган милли бәйрәмне уздырышуда чирмешәнлеләр дә булышты.

Мәдәният-сәнгать һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләреннән торган алтмышлап кешелек зур делегацияне район башлыгы Рамил Айбатов җитәкләде.

Быел Сабан туеның Самарада 35 нче тапкыр уздырылуы икән. Аны оештыру мәшәкатьләрен “Дуслык” өлкә иҗтимагый оешмасы үз өстенә алган. Биредә Самара иҗат коллективлары, Татарстан артистлары, шул исәптән безнең район сәнгать осталарының чыгышлары оештырылды, төрле иҗади һәм тематик мәйданчыклар эшләде, спорт ярышлары, халык уеннары һәм конкурслар үткәрелде.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Милли Шура” советы рәисе Васил Шәйхразиев, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча  башкаручы Вячеслав Федорищев халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, мәйданчыкларны карадылар. Әлеге җитәкчеләрне чирмешәнлеләр өйчегендә район башлыгы Рамил Айбатов каршы алды һәм районыбыз белән таныштырды. Кунаклар татар йортын карадылар, сөлге җыючыларның колгасына бүләк бәйләделәр, милли бавырсактан, үлән чәйләреннән авыз иттеләр. Махсус хәрби операция зонасында  катнашкан берничә самаралыга Рамил Тәлгать улы тапшырган милли күчтәнәчләр дә ошар.

 

Самара өлкәсендә 95 меңгә якын татар яши. Монда 11 татар милли-мәдәни берләшмәсе теркәлгән, өлкәнең 11 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла, Самарада татар телен һәм әдәбиятын 25 елдан артык тирәнтен өйрәтүче “Яктылык” мәктәбе эшләп килә. Хөкүмәт ярдәмендә “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары чыгарыла. Квартал саен “Самара татарлары” журналы дөнья күрә.

Сабан туенда район мәдәният йортының “Умырзая”, Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамбльләренең, башка артистларыбызның һәм иҗат коллективларының чыгышлары кайнар алкышларга күмелде. Елмаю белән нурланган йөзләр, озак һәм дәррәү кул чабулар - якташларыбыз осталыгына  зур бәя. Республикабыздан читтә гомер итүче милләттәшләребез үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен шулай  саклап, җыр-моңнарыбызның тәмен тоеп яшәсеннәр иде.

Тагын бер сөенечле хәл: Самара Сабан туеның көрәш бәйгесендә безнең якташ - Түбән Кәминкәдә яшәүче, район үзәгендә янгын сүндерүче булып эшләүче Разыйф Гыйрфанов егермеләп көрәшче арасында җиңүчеләр арасында. Аны акчалата  һәм бәрән белән бүләкләделәр.

 

Ландыш Гайнуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев