Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы әфганчыларына юбилей медальләре тапшырдылар

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

“Сиңа ышанабыз, солдат!” исемле чарада Әфган сугышы ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучы, бу көннәрдә чираттагы ялга кайткан якташларыбызны олыладылар. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, мәктәп укучылары да катнашты.

Ватанны саклаучыларны район башлыгы Рамил Айбатов тәбрикләде һәм сугышчы-интернационалистларыбызга, Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуның 35 еллыгы уңаеннан, юбилей медальләре һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

-Сез Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәгән солдатлар. Бүгенге көндә дә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Рәхмәт барыгызга да, сезне өйләрегездә көтәләр. Гаиләләрегезгә һәм үзегезгә сәламәтлек телим, - диде район башлыгы.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары район советы рәисе Наил Котбиев, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин да кунакларга котлауларын, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ватанны саклаучыларга район үзешчәннәре һәм “Ростов” төркеме дәртле, интернациональ җырларын бүләк иттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев