Район җитәкчелегенең бүгенге атналык эш киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары боерыгы нигезендә, якташыбыз Риф Фәтхлислам улы Зарипов “Волонтеру России” медале белән бүләкләнде.

Диңгез пехотасы гаскәрләренең бер гвардия бригадасына күрсәткән ярдәмнәре өчен, түбәндәге райондашларыбыз командованиеның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Мингали Нургали улы Минһаҗев – Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы; Сергей Анатольевич Кикоть – Җаваплылыгы чикләнгән “БИО-АГРО” җәмгыяте идарәчесе; Илдар Мәкъсүм улы Нуруллин – җаваплылыгы чикләнгән “Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе; Җаваплылыгы чикләнгән “БИО-АГРО” җәмгыяте коллективы һәм баш агрономы Шамил Гариф улы Гасыйров; Диләрә Илдар кызы Хәлиуллина – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

Әлеге бүләкләрне район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.
Нет комментариев