Чирмешән районыннан 76 кеше – Татарстанның электрон мактау тактасында
Белеп торыгыз

Чирмешән районыннан 76 кеше – Татарстанның электрон мактау тактасында

Районыбыздан 76 кеше Татарстанның электрон мактау тактасына лауреат булып керде. Алар – төрле өлкәләрдә хезмәт куючы иң яхшы белгечләребез.

 

Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде. Төп таләпләр - хезмәт стажы, яхшы тәртип һәм һөнәри казанышлар.

Бүгенге көндә платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән күбрәк лауреат исеме бар. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге ел саен яңартылачак.


Нет комментариев