Бу атна шимбәсендә, 29 августта, район үзәгендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә, Татарстан Республикасы көненә һәм Чирмешән авылы көненә багышланган бәйрәм үтәчәк.
“Сабантуй” стадионында кичке 6да башланачак чарада милли ишегаллары, кече нефть компанияләре күргәзмәләре, оста куллар даласы эшләячәк. Шулай ук спорт ярышлары оештырыла. Бәйрәмгә эстрада артистлары Элвин Грей, Рафис Кәлимуллин чакырулы.
Нет комментариев