Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Раштуа бәйрәмендә зур концерт булды

Раштуа – христиан дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Гайсә Коткаручы туган көне уңаеннан район мәдәният йортында зур концерт узды.

Биредә тамашачылар алдында Чирмешән, Шешминка, Иске Котыш, Иске Элмәле үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады, Чирмешән районы благочинные Серафим атакай бәйрәм белән котлады.

Концертны алып баручы Татьяна Гришанина Раштуа тарихына кагылышлы викторина да үткәрде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев