Район мәдәният йорты иҗат коллективлары 14 нче Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты “Этномириада” конкурс-фестивалендә лаеклы бәя алды.
“Умырзая” халык фольклор ансамбле “Фольклор ансамбльләре” номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына ия. “Фольклор халык биюе” номинациясендә “Раушан” хореография коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булса, “Рәйхан” коллективы 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев