Чирмешәнлеләр әниләренә рәхмәт әйтә
Безнең районда

Чирмешәнлеләр әниләренә рәхмәт әйтә

Һәрберебезнең тормышында иң кадерле, иң якын кеше – әни.

Аның җылысы, сабырлыгы һәм чиксез мәхәббәте безне гомер буе озата килә. Якынлашып килүче бәйрәм – Әниләр көне алдыннан газета укучыларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Әниегез сезне нәрсәгә өйрәтте, аңардан күчкән сәләтләрегез бармы? Әниемә рәхмәт... җөмләсен дәвам итегез.

Алсу Гафурова (Югары Чегодай):

–Әниемә иң беренче рәхмәтем, мине чисталыкка өйрәткәне өчен. 82 яшьлек әнием әле дә пөхтәлек ярата. Аш-су пешерү серләрен дә анардан өйрәндем. Кешеләргә хөрмәтле булу сыйфатлары шулай ук әниемнән күчте. Төп йорт килененә бу бик кирәкле сыйфатлар. 24 ел каенана, каената белән яшибез. Каенанама да бик рәхмәтле мин, ул бик сабыр кеше. Ул мине – шәһәр кызын авыл тормышына, сыер саварга өйрәтте.

Әлфирә Кәлимуллина (Чирмешән):

–Әнием (мәрхүмә) аш-суга бик оста кеше иде. Без бала вакытта йокыдан торганда аның мич ризыклары әзер булганы әле дә хәтердә. Әниемнең юмартлыгы, уңганлыгы, пешерү осталыгы миңа да күчкән. Рәхмәт аңа, хатын-кызга хас барлык яхшы сыйфатларны бирә алган өчен. Хәзер үзем дә бавырсак, җәймә, пирог, торт һәм тагын башка төрле камыр ризыклары пешерү остасына әйләндем. Кызганыч, әни исән вакытта барысын да сорап калмаганбыз, байтак рецептлары үзе белән китте.

Аның җылысы, сабырлыгы һәм чиксез мәхәббәте безне гомер буе озата килә: ИИ фото

Динара Талипова (Лашман):

–Әни безгә яшьтән гаилә кыйммәтләрен аңлатып үстерде. Ул шулай ук кеше кайгысын читләтеп узмыйча, ярдәм кулы сузарга өйрәтте. Шул ук вакытта педагогик якын килеп, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр. Әле без фәлсәфә корырга яратабыз. Әнием миңа үз сәламәтлегең турында кайгыртуны һәм тышкы кыяфәткә игътибарны беренче урынга куярга кирәклеген аңлатты. Һәм тагын, ана телен саклап, аңа мәхәббәт тәрбияләве, оныкларына да шуны җиткерүе өчен бик рәхмәтле мин әниемә.

Алефтина Андреева (Чирмешән):

–Әнием (мәрхүмә) мине көчле, мөстәкыйль һәм йорт җанлы булырга өйрәтте. Бакчачылык белән шөгыльләнергә, гөлләр үстерергә яратам.
Бу сыйфатлар да әниемнән күчкән. Ул бүлмә гөлләре үстерергә ярата иде, тәрәзә төпләребез гөлләргә күмелеп утырганы әле дә күз алдында тора. Гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне аңлатып калдырган өчен рәхмәт әниемә. Аның биргән киңәшләре бүген дә исемдә.


Нет комментариев