Суыклар башлану белән сулыклар боз белән каплана. Әмма тәүге боз ышанычсыз. Тик кайберәүләр моны санга сукмыйча, юка боз өстенә керәләр һәм үз тормышларын куркыныч астына куялар.
Юка бозга чыккан өчен штраф каралган. Ләкин штрафлар кеше тормышын кире кайтара алмаячагын да онытмаска кирәк. Исегездә тотыгыз: мондый чикләүләрнең төп максаты - штраф түгел, ә сезнең иминлек.
-Юнечкә боз – үлем куркынычы. Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Чирмешән районы буенча белгече Мирзагали Мирзаянов.
Караңгыда һәм күз күреме начар вакытта бозга керергә ярамый.
-Елга аша чыкканда шикле урыннарны читләтеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә көчле агымлы урыннарда, чишмәләр чыккан җирләрдә, өслектә калкып торган куаклар янында сак булыгыз, - диде Мирзагали Галимҗан улы. - Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Әгәр беренче көчле бәрүдән соң (утын пүләне яки чаңгы таягы белән) аз гына булса да су күренә икән – димәк, боз юка.
Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда, бозга керү тыела, тимераякта шуу өчен, бозның калынлыгы кимендә 12 сантиметр булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән чыкканда, бер-береңнән 6 метр ераклыкта барырга һәм алда барган кешегә ярдәм итәргә әзер булырга кирәк. Бозга кергәндә озынлыгы 20-25 метр булган нык бау алу зарур, аның очында зур элмәк һәм 400-500 граммлык йөк булырга тиеш. Йөкне чанада яки боз буенча ышкылу мәйданы зур булган әйбердә күчерү куркынычсызрак. Боз өстендә балык тоту вакытында янәшәдә күп тишекләр тишәргә, бер тирәгә күп кеше җыелырга ярамый. Һәр балыкчының үзе белән коткару чаралары булырга тиеш.
Нет комментариев