“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчысы Александр Беззубов яшь комбайнчыларның Арча агросәнәгать һөнәри көллияте базасында узган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика конкурсында район данын яклады.
Якташыбызның авыл хуҗалыгы техникаларын иярләү тәҗрибәсе байтак булса да, комбайн штурвалы артында әле бер сезон гына эшләгән. Ул быелгы уракта 3267 тонна бөртекле һәм техник культуралар суктырган. Бәйгедә дә беренче тапкыр гына катнашуы.
Теоретик һәм практик белемнәр тикшерелде
Бәйгедә яшь комбайнчыларның теоретик һәм практик белемнәрен тикшергәннәр. Моның өчен катнашучыларга комбайнның төзелешен һәм штаттан тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген белергә кирәк булган. Техника куркынычсызлыгының үтәлешен дә бәяләгәннәр. Нәтиҗәдә, якташыбыз 5 мең сумлык сертификатка ия булган.
-Көндәшләр көчле иде. Бәйгедә җиңеп булмаса да, үзем өчен файдалы күп мәгълүмат алдым, тәҗрибә тупладым, дуслар таптым, - диде Александр Владимирович.
Училищедан башланган хезмәт юлы
Чирмешәннең 106 нчы һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәре үзләштергән Александр Беззубов инде 15 ел “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә эшли.
-Училищеда укыганда ук биредә практика уздым, аннан соң дәресләрдән бушаганда килеп эшли башладым. Уку йортын тәмамлаганда байтак тәҗрибә тупларга өлгердем. Кулыма документ алганда кая эшкә барырга, дигән сорау булмады, биредә эшкә урнаштым, - ди яшь механизатор. – Әти дә колхозда механизатор булып эшләде, бала вакытта аңа утырып йөри идем. Бу һөнәргә мәхәббәт шул вакытта ук уянгандыр. Механизаторның эше җиңел түгел, әмма техниканы яхшы белгәндә, аның авырлыгы сизелми.
Җәен – тракторда, көзен - комбайнда
Александр куәтле “Ростсельмаш-23” тракторын йөртә. Язын чәчү агрегаты тага, аннан соң үсемлекләрне эшкәртә, тәрбияли. Быел комбайнга утырып, үзе үстергән уңышны үзе җыеп та алган.
-Сезон вакытында иртәдән кичкә кадәр кырда. Хезмәтебезгә тиешле түләү булуы да эшкә дәрт өсти, - диде ул.
Механизаторларга җәй айларында яллар аз эләгә. Бүген дә алар техникалар ремонты белән мәшгуль. Техникалар, агрегатлар киләсе сезонга әзер булгач кына отпускага китәләр.
Нет комментариев