Районда элемтә хезмәте яңарыш юлында: биш авылда заманча элемтә бүлекчәләре төзелә, ике авылда исә иске аларның биналары капиталь ремонтланды.
Республика программасы кысаларында Ульяновка, Иске Элмәле, Түбән Кәминкә һәм Югары Кәминкә авылларында блок-модульле элемтә бүлекчәләре, гади генә әйткәндә почта биналары төзелде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов хәбәр итте.
– Хәзерге вакытта осталар биналарның эчке эшләрен башкара, аларны электр һәм су челтәрләренә тоташтыра, тирә-юньнәрен төзекләндерәсе калып бара, – диде Муса Вилданов. – Лагерка авылындагы шундый ук объект федераль программа кысаларында төзелә.

Сүз уңаеннан, былтыр Бәркәтә һәм Лашман авылларында блок-модульле элемтә бүлекчәләре сафка бастырылган иде.
Иске Котыш һәм Күтәмә авылларында да хат ташучылар һәм халык өчен шартлар сизелерлек яхшырды: бу авыллардагы элеккеге биналарга ремонт ясалды.
Нет комментариев