Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йортында шагыйрә Рәсилә Хәсәнованың «Күңел күзем» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Ул үз шатлыгын иҗатташ дуслары, авылдашлары, китап сөючеләр белән уртаклашты.
Шигърият дөньясында рухланып иҗат итеп, әйтәсе килгән сүзен җылы хисләргә төреп, халыкка, киң катлау укучысына җиткерә белә ул.
Рәсилә Рафаэль кызы 1970 елда Урманасты Үтәмеш авылында Рафаэль һәм Саимә Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.
-Якташыбыз кечкенәдән җырларга, биергә, спектакльләрдә уйнарга, шигырьләр укырга, үзе уйлап чыгарып язарга ярата. Мәктәпне тәмамлагач,Түбән Кама шәһәренең педагогика училищесына укырга керә, тәрбияче һөнәрен сайлый, - диде Урманасты Үтәмеш авылы клубы мөдире, әлеге кичәне оештыручы Гөлнара Җәббарова.
1991 елны тормышка чыга, ире Хәмит белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалар белән булган матур хатирәләр, сабыйларның кызыклы дөньясы иҗатын үстерүгә дә ярдәм итә, рухи яктан ныгытып, күңел байлыгын арттыра, яңа үрләргә менәргә, иҗатка өнди. Якташыбыз тәрбияче вазифасында утыз ике елдан артык хезмәт куя. Хәзергесе вакытта Лениногорск шәһәрендә яши, лаеклы ялда, яратып иҗат итә.
Нет комментариев