Җылы карлар яуганда (хикәя)
...Май аеның нурлы кояшы аның мүкләнгән, назлы хисләрдән мәхрүм күңелен яктыртып, нечкәртеп җибәргәндәй булды. Никтер өенә кайтасы килмәде. Таш йортта яши, таш йортта эшли торгач, үзе дә ташка әйләнеп бара бугай, тирә-якны күрми башлаган, күкне, кояшны күрми башлаган бит, әй. Ә дөньяда яз икән бит!
Троллейбуслар үтә торды. Миндарга кирәклесе дә берничә үтте, ә ул һаман тукталышта басып калды, аннары, кая ашыгам соң әле дип, Тукай мәйданындагы эскәмияләрнең берсенә киерелеп барып утырды. Бернәрсә турында уйламыйча, йөзен язгы кояш нурларына куеп, байтак хозурланып утырды шулай. Рәхәт иде, җылы, якты иде. Яшиселәр килеп китте.