Чирмешән районындагы фестивальдә 29 спектакль һәм 64 концерт номеры күрсәттеләр
Безнең районда

Чирмешән районындагы фестивальдә 29 спектакль һәм 64 концерт номеры күрсәттеләр

“Туган як җәүһәрләре” район фестивалендә авыл җирлекләре артистларының чыгышлары төгәлләнде, эстафетаны район үзәгенә тапшырдылар.

 “Туган як җәүһәрләре” 68 нче район халык иҗаты фестивале кысаларында авыл җирлекләре артистларының чыгышлары төгәлләнде.

Бәйрәм сәхнәсенә барлыгы 306 үзешчән артист чыкты, чыгышларны 1687 тамашачы карады. Фестивальдә жюрилар хозурына 29 спектакль һәм 64 концерт номеры тәкъдим ителде.

Чара авылларыбызда талантлы һәм иҗатка гашыйк кешеләр яшәвен тагын бер кат  раслады.

Фестиваль район үзәгендә дәвам итәчәк. 30 ноябрьдә район мәдәният йортында учреждениеләр һәм оешмалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.


Нет комментариев