Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы халкы Май чабу – Масленица бәйрәмендә күңел ачты

Кояш җылыта башлады, яз якынлашуы сизелә. Чирмешәнлеләр кышның соңгы көнендә Яшьләр мәйданчыгында Май чабу – Масленица бәйрәмен билгеләп үттеләр. Халыкның иң яратып каршы алган бәйрәмнәрнең берсе ул.

Районның төрле оешмалары чарага килүче кунакларны бәйрәм символы – белен белән сыйладылар, аның янына башка тәм-томнар, кайнар чәй дә тәкъдим иттеләр.

- Бәйрәм матур үтә, бик кызык, рәхәтләнеп ял итәрлек. Оештыручылар тырышкан, һава торышы гына матур түгел, кояш җитми. Кышның китәсе килми эле, ди чарага килгән Җәлил Мортазин.

Май чабу бәйрәменең төп атрибуты – карачкы. Монда алар күбәү иде, һәр җирлек үзенекен ясап килгән. Берсеннән берсе матур,  чуар, күз явын алырлык. “Май чабу – 2020 иң креатив карачкы” район бәйгесендә Иске Кади авыл мәдәният йорты беренчелекне яулады. Җиңүчегә Диплом һәм акчалата сертификат тапшырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләре оештырган кызыклы бәйрәм концерты да кунаклар күңеленә хуш килде. Район халкы уеннар уйнап, бәйгеләрдә катнашып, җырларга кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты.

фото: автор

Чирмешәндә Май чабу-Масленица бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X