Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә күчтәнәчләр тапшырдылар
Бәйрәмнәр

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә күчтәнәчләр тапшырдылар

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде.

Район мәдәният йорты артистлары биредә концерт программасы белән чыгыш ясадылар..

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова, йорт-интернат директоры Илшат Закиров биредә яшәүчеләргә котлауларын җиткерделәр һәм “Шешмаойл” җәмгыяте әби-бабайларга әзерләгән күчтәнәч  – азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

-Безне бәйрәм саен шулай сөендереп торалар. Менә бүген дә бик матур чара  булды. Концертны оештыручыларга, бүләкләр җибәрүчеләргә бик зур рәхмәт, - диде биредә озак еллар яшәүче Галина Хуртина.

 

фото: автор


Нет комментариев