Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән христианнары раштуа посты тоталар

28 ноябрьдә башланган Раштуа-Рождество посты кырык көн дәвам итеп, 7 январь төнендә христианнар изге зур бәйрәмнәрен каршылый. Раштуа (Рождество) - ул Ходайның христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн. Раштуа алдыннан христианнар алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота, Ходай...

28 ноябрьдә башланган Раштуа-Рождество посты кырык көн дәвам итеп, 7 январь төнендә христианнар изге зур бәйрәмнәрен каршылый.
Раштуа (Рождество) - ул Ходайның христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн. Раштуа алдыннан христианнар алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота, Ходай улы белән очрашуга чистарынып бара.
-Пост тотмаган кешегә бәйрәм дә юк, дигән рухани Тихон Задонский. Пост тоткан кеше өчен бәйрәм шатлыклырак һәм күңеллерәк. Организмны ит, сөт ризыклары белән тутыргач кеше ялкаулана, аның дога укырга теләге кими.
Пост ризыклары безнең тәнебезне чистарта, догалар җиңелерәк кабул ителә.
Бу көннәрдә төрле күңелле чаралардан да тыелып торырга кирәк. Күбрәк дога укырга, аеруча чиркәү догаларын. Күбрәк изгелекләр эшләргә, якыннарыңа хезмәт итәргә.
Үзебез бәхетле булганда, без еш кына, тирәбездәге ялгыз, бәхетсез кешеләргә игътибар бирмибез. Мондый гамәлләрдән башка постыбыз диета тоту кебек кенә булачак.
Чиркәү уставында чирле, карт, сәфәрдәге кешеләргә, авырлы һәм бала имезүче аналарга карата йомшаклыклар да каралган. Алар догаларга гына басым ясаса да ярый. Ә иң яхшысы - рухани белән киңәшергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined рождество