Чирмешән муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшинның котлавы.
Чирмешән муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм республикабыз дәүләт бәйрәме – Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Без тату һәм үзара килешеп яшәгәндә, тыныч тормыш, иҗади хезмәт һәм алга та-ба уңышлы үсү өчен булган шартларны бергәләп саклаганда гына көчлебез. Бу бәйрәмнәр халкыбызның төп рухи кыйммәтләрен – тупланганлыкны, патриотизмны, яхшылыкка һәм гаделлеккә омтылуны гәүдәләндерә. Без – уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган халык, бурычыбыз да бер – иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау һәм илебезнең куәтен арттыру.
Бәйрәмнәрне иҗади хезмәт шартларындакаршы алабыз. Алар безнең өчен мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, кайгыртучанлык бәйрәмнәре булып, туган районыбызның, республикабызның чәчәк атуы хакына барлык уй-теләкләребезне тормышка ашыруга ярдәм итсеннәр.
Бәйрәмнәр уңаеннан, хөрмәтле чирмешәнлеләр, барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.
Бәйрәмнәр белән!
фото: архив
Нет комментариев