“Ильхан” хуҗалыгында бүгенге көндә тулаем савым күләме былтыргыдан 5786 килограммга күбрәк, ягъни бер сыер уртача 22,3 литр сөт бирә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында бүгенге көнгә, былтыргының шушы чоры белән чагыштырганда, 2111 килограммга күбрәк сөт савалар. Район буенча тулаем савым - 19335 килограмм, ягъни бер сыердан көнгә 17,4 литр продукция алына.
Ә менә “Сөлчә” җәмгыятендә сөт 1565 килограммга азайган, биредә бер сыер 7,4 литр сөт бирә. “Әккәрәй”дә савым 986 килограммга кимегән, бер сыерга бүлеп исәпләгәндә, уртача 15,2 килограмм тәшкил итә.
Нет комментариев