Чирмешәнлеләр бройлерлар өчен дә субсидия алачак
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнлеләр бройлерлар өчен дә субсидия алачак

Шәхси ярдәмче хуҗалыгыңда савым сыеры, кәҗә, ат асрыйсың икән – субсидия бирәләр.

Сайлап алу туры 20 июньдә башланды. 4 июльгә кадәр документлар тапшырган сыер, кәҗә хуҗалары беренче турда ук ярдәм алачак. Быел субсидия бирүгә үзгәрешләр кертелде. Аларның күләме артты, документлар тапшыруда да яңалыклар бар.

- Савым сыеры, кәҗә, ат асрарга субсидия алу өчен азык һәм азык өстәмәләре сатып алуга тотылган чыгымнарны раслый торган документлар: сату-алу шартнамәләре, кабул итү-тапшыру актлары, контроль-касса чеклары яисә касса ордерлары, шулай ук хезмәт хакы исәбенә азык бирү турында түләү ведомостьлары да кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Документлар җыелмасына җир участогын арендалау һәм түләүле ветеринар хезмәтләр алу турында документлар да керә.

Әгәр барлык кәгазьләрең дә тәртиптә булса:

  • хуҗалыгыңда савым сыерлары 24 баштан артмаса, һәр сөтлебикә өчен 6500 сум күләмендә субсидия бирелә;
  • бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә хуҗаларына да һәр баш малга 1000 сум түләү каралган;
  • ат асраучы шәхси хуҗалыкларга да дәүләттән ярдәм булачак;
  • өч яшьтән өлкән бияләргә 5000әр сум субсидия түләнә;
  • 50 баштан 100 башка кадәр 30 тәүлектән зур булмаган бәпкә, чеби сатып алучыларга да субсидия түләнәчәк;
  • күркә һәм каз бәпкәләренә бер башка – 200 сум;
  • үрдәккә – 120 сум;
  • бройлерларга 100 сум ярдәм бирелә.
  • Мини-ферма төзеп хуҗалыгын зурайтырга теләүчеләргә дә, тана сатып алучыларга да дәүләттән ярдәм булачак.

Быелдан мини-ферма төзүчеләргә дә кәгазьләр тапшыруда үзгәрешләр бар. Төзелеш материаллары сатып алган һәм эш өчен түләү документлар (касса чеклары, актлар) белән расланырга тиеш.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев