Гульсира Шарифуллина автор яңалыклары
-
Чирмешән районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга штраф салалар
Быел районның административ комиссиясенә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу хакында 79 беркетмә кергән, барлыгы 31 мең сум штраф салынган.
-
Чирмешән кызы «Наше время — Безнең заман» фестивалендә өченче урын алган
Район мәдәният йорты методисты Лилия Хәкимова үз осталыгын Казанда да күрсәтәчәк.
-
Чирмешәндәге ял паркында эскәмияләрне ватканнар
Вәхшиләр өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты йорты каршындагы парктагы матурлыкка кул күтәргәннәр, эскәмия такталарын күптарып алганнар.
-
Чирмешән районы җитәкчесе мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты
Район башлыгы Рамил Айбатов район мәдәният йортында кыска ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты.
-
Чирмешән районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Чирмешән районында махсус хәрби зонадагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
-
Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәренә старт бирелде
Районда татар мәдәнияте атналыгы тәмамланды һәм эстафетаны чуваш якташларыбыз кабул итте. Бу көнне мәдәният йортының йолалар залына керүчеләр гаҗәпләнү хисен яшерә алмадылар: биредә мондый күргәзмәнең булганы юк иде.
-
Чирмешән районыннан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар
Шушы көннәрдә Чирмешәннән махсус операция зонасына, мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар.
-
Чирмешәннең яшь артистлары Казанда чыгыш ясаячаклар
Эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона турында якташларыбыз Яна Разукова (вокал-соло номинациясендә), Азалия Фарисова һәм Лилия Гатина (конферанс) беренче урынга чыкканнар.
-
Беренче Чирмешән мәктәбендә ремонт башланды
Петр Семенович Курасанов исемендәге беренче санлы Чирмешән мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Бу көннәрдә төзүчеләр сүтү - демонтаж эшләре белән мәшгуль.
-
Иске Сережкино авылында яшәүченең мотоблогын урлаганнар
Иске Сережкино авылында көпә-көндез арба таккан мотоблокны куып киткәннәр.
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә балалар өчен лагерь эшли
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен лагерь оештырган. Бирегә көн саен 20гә якын бала килә.
-
Чирмешәнлеләр агротуризмга нигез салмакчы
Чирмешәндә яшәүче Хаммәтгалимовлар гаиләсе тәвә кошлары асрый. Гаилә башлыгы Рифкать Сәлимҗан улы районда агротуризмны үстерергә, хәтта тәвә кошы фермасы булдыру турында хыяллана.
-
Чирмешән лицее психологы зона бәйгесендә беренче булды
“Педагог-психолог – 2022” республика бәйгесенең зона этабында Чирмешән лицее психологы Римма Гудадзе җиңү яулады.
-
Чирмешәндә бер атнада алты җинаять эше кузгатылган
10-16 март көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда алты җинаять эше кузгатканнар, шуларның өчесе акча урлау белән бәйле. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән.
-
Чирмешәнлеләр китап бүләк итә
Якташларыбыз арасында китап укырга яратучылар күп, араларында шәхси китапларын үзәк китапханәгә бүләк итүчеләр дә бар. Әйтик, Әмирдән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар былтыр район китапханәләренә 66 мең сумлык 80 китап тапшырганнар.