Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

300 ел тарихлы Чирмешән валы - дәверләр шаһиты

Әлеге тарихи ныгытма район үзәгенең көнчыгышында урнашкан.

Аңа 1741 елда Кама аръягы ныгытма линиясенең бер өлеше буларак нигез салына һәм анда сөрелгән солдатлар яши башлый.

1730 елларда төзелгән (Самара өлкәсенең Алексеевск авылыннан Минзәләгә кадәр, барлыгы 220 км) һәм Россия дәүләтенең чикләрен юлбасарлар һөҗүмнәреннән саклаган Яңа Кама аръягы чик сызыгы системасында бер-берсеннән 15 километр ераклыкта урнашкан берничә ныгытма, шул исәптән Шешминка һәм Чирмешән ныгытмалары төзелә.  Шешминка крепосте бүген чак кына аерыла. Ә Чирмешән ныгытмасы кыяфәтен бүген дә саклап калган. 

Матур итеп сызылган дүртпочмак биеклектән яхшы күренә. Аның дивар‑валларының  (100 х 100 метр) биеклеге кайчандыр 10 метрга җиткән. XVIII гасырның беренче яртысында крепость ногай һәм калмык-башкорт отрядлары һөҗүмнәрен кире кагарга тиеш була. Ләкин монда иң драматик вакыйгалар

Пугачев восстаниесе вакытында булган.

Шулай ук районда Чирмешән валы – XVII гасыр ахырындагы вал һәм чокырдан торган оборона сызыгы бар, ул өзеклекләр белән көнбатыштан (Идел елгасыннан) төньяк-көнчыгышка таба Минзәлә шәһәренә кадәр сузыла. Вал эзләре хәзер дә саклана.

Белешмә

Вал 20-25 м биеклектә, Зур Чирмешән елгасыннан  1 км төньякта урнашкан. 2004 елда аны археолог Ә.М. Гобәйдуллин тикшерә. Вал биеклеге (тикшерелгән кисемтәдә) хәзерге өслеге 0,7 м, киңлеге 8 м чамасы; чокырның тирәнлеге 1,4 – 1,5 м, киңлеге 4–5 м. 

Оборона өеме соңрак хуҗалык эшчәнлеге, янәшәдәге кырларны сөрү нәтиҗәсендә нык «утырган».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев