Чирмешәндә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды
Чирмешәндә террорчылыкка каршы көрәш район комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Рамил Айбатов алып барды.
Җыелышта бер генә сорау каралды - район территориясендә террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектларын террорчылыкка каршы яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.
Чарада комиссия әгъзаларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Уяулыкны саклау кирәклеге, өйрәнү күнекмәләре, хокук саклау органнарының профилактик эшчәнлеге турында район полиция бүлеге начальнигы Иван Пешков җентекләп аңлатты.
Утырышта шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ольга Галиева да чыгыш ясадылар һәм үз карамакларында булган объектларда террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары турында хисап тоттылар.
Гел ишетеп торабыз, террорчылык актлары һәрдаим булып тора. Тик, бу бездә түгел, дип тынычланырга ярамый. Шуңа да тирә-ягыбызда булган вакыйгаларга битараф калмаска. Утырышта да һәрвакыт уяу булырга кирәклегенә басым ясалды.
Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен районга күптән түгел килгән барлык шикле затлар, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин: Чирмешән районы буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү часте телефоны: 8 (843 96) 2-54-39 яисә 02; мобиль телефоннар өчен: 020;
Коткару хезмәтенең бердәм номеры: 112.
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев