Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Чирмешән районында махсус хәрби зонадагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Чирмешәнлеләр сугышчыларга инде берничә тапкыр ярдәм җыеп, аны илтеп тә тапшырдылар. Солдатларыбыз һәм район җитәкчелеге бу изге эшкә өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

- Районда гуманитар ярдәм җыю акциясе алга дәвам итә, кирәк-ярак җыю урыны итеп “Орион” яшьләр үзәге билгеләнгән, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова.

Махсус хәрби зонасыннан ялга кайткан якташларыбыз сүзе буенча, бүген анда азык-төлеккә ихтыяҗ юк, ә менә кайбер көнкүреш әйберләре: талпаннардан һәм черкиләрдән саклану чаралары, тычканнардан дару, маскировка челтәрләре, эш кораллары һәм пирчәткәләр, пауэрбанклар, балаклавалар (баш киеме), шәмнәр, дымлы салфеткалар, фонарьлар, батарейкалар, җәйге аяк һәм өс киеме, носкилар, дарулар бик кирәк.

Гөлнара Азоркина фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев