Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең яшь артистлары Казанда чыгыш ясаячаклар

Эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона турында якташларыбыз Яна Разукова (вокал-соло номинациясендә), Азалия Фарисова һәм Лилия Гатина (конферанс) беренче урынга чыкканнар.

Алексеевскийда узган чарада районыбызның яшь артистлары 27 концерт номеры тәкъдим иткәннәр. Шуларның сигезесе призлы урыннар яулаган, тагын өчесе махсус призга лаек булган.

Айгөл Ногманова (конферанс), Динара Хамитова (вокал-соло) һәм “Бәхетле балачак” бию коллективлары - икенче дәрәҗә, Анна Иванова вокал-соло номинациясендә өченче дәрәҗә Дипломнар ияләре.

“Забавушка” вокал ансамбле, Ләйлә Сәхабиева (вокал-соло) һәм Виктория Сидорова (конферанс) махсум призлар белән кайттылар.

Зона этабында җиңүчеләр фестивальнең Казанда узачак йомгаклау концертында катнашырга әзерләнәләр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев